Норлат авылының «Халык фронты» махсус хәрби операциядә булучыларга ярдәм итүен дәвам итә
-17 волонтер безнең «цех»та маскировка челтәрләре һәм тактик тагылмалар ясау буенча хезмәт куйды.
Безнең эшчәнлеккә яшьләр, акыллыларыбыз, гүзәл затлар, мәктәпнең "Нур"волейбол командасы спортчылары кушылуына күңел шатлана. Бар күңелебезне биреп эшләдек, күп нәрсәгә өйрәндек, күп нәрсәне аңладык, фронтта булган сугышчының абыйсы белән очраштык, фронтовикларга ярдәм иткәне өчен рәхмәт сүзләрен ишеттек. Менә шулай, безнең волонтер-ветераннар 10 ай бергә эшләде, бу вакыт эчендә 12 партия гуманитар йөк, "Россия Почтасы" һәм ТРның башка район вәкилләре аша посылкалар җибәрде. Норлатның тырыш хезмәтчәннәренә күрше - Бакырчы, Бәчек, Урысбага, Олы Ачасыр, Күгәй, Мулла Иле, Күгеш, Ислам авылларыннан ярдәмчеләрнең кушылуы сөендерә. Алар эшләп кенә калмый, ә матди яктан да ярдәм итә, - дип сөйли авыл активисты Роза Ягудина.
Тиздән махсус хәрби зонага 55 маскировка челтәрен, 70 носилка, тепловизорлар, азык-төлек, медикаментлар һәм башка кирәк-яраклар җибәрәчәкләр.
Әлеге ярдәмне оештырган, булдырган искиткеч якташларыбызга рәхмәттән башка сүз юк. Алар җәй вакыты булуга карамастан, изге эш өчен вакытын да, көчен дә, акчасын да кызганмый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев