Норлат авылында гомер кичерүче Дамирә Талип кызы Бикмуллина 90 яшьлек юбилеен билгеләде
Дамира апа күп еллар орлык житештерү инспекциясендә лаборант булып эшләгән.
Равил абый белән бер ул, бер кыз тәрбияләп үстергәннәр. Өч оныгының яраткан дәү әнисе ул. Хәзерге вакытта кызы Румия янында гомер кичерә. Улы Рамил, килене Фәридә, оныклары һәрвакытта бергә ярдәмләшеп яшиләр.
Дамирә апаны олуг гомер бәйрәме белән районыбыз башлыгы Михаил Афанасьев исеменнән, Норлат авыл җирлеге башлыгы Илдүс Саттаров котлады. Юбилярга саулык, матур картлык һәм озын гомер теләде.
Без дә җылы теләкләргә кушылабыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев