Норлат авылында гомер кичерүче Әминә Солтан кызы Вафина 90 яшьлек юбилеен билгеләп уза
Әминә апа күп еллар Норлат совхозында бакчачылыкта алдынгылар рәтендә хезмәт куйган.
Мирсәяп абый белән бер ул, бер кыз тәрбияләп үстергәннәр. Хәзерге вакытта кызы Мәдинә һәм кияве Наил тәрбиясендә, кадер-хөрмәттә яши. Ике оныгы, өч оныкчыгының яраткан дәү әнисе ул.
Әминә апаны олуг гомер бәйрәме белән районыбыз башлыгы Михаил Афанасьев исеменнән, Норлат авыл җирлеге башлыгы Илдүс Саттаров котлады. Юбилярга саулык, матур картлык һәм озын гомер теләде.
Без дә җылы теләкләргә кушылабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев