Норлатта Идел аръягы зонасының иң иҗади һәм тату гаиләләрен берләштергән гаилә фестивале узды
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Норлатта Идел аръягы зонасының иң иҗади һәм тату гаиләләрен берләштергән гаилә фестивале узды

Катнашучылар үзләренең визит карточкаларын тәкъдим итте, җыр-биюләр, сәхнә күренешләре аша гаилә традицияләре һәм мавыгулары белән таныштырды.

Бәйрәм җылы мохиттә узды, тәмле сый-нигъмәтләр, ихлас елмаюлар һәм көчле алкышлар белән истә калды.

Фестиваль ахырында җиңүчеләр дипломнар һәм бүләкләр белән бүләкләнде. Әмма иң зур бүләк – гаилә бердәмлеге, туган як белән горурлану һәм күңелле хатирәләр булды.

Чараны югары дәрәҗәдә оештырган «Идел Аръягы» үзәкләштерелгән клублар системасы җитәкчесе Рамил Ринат улы Гобәйдуллинга зур рәхмәт!
 


Нет комментариев