МУЗЕЙ КИШТӘСЕНӘ
Авылдашыбыз Шакиров Ринат үзе яши торган йорт нигезеннән менә шушы язу әсбабын табып алган.
Яшьләрнең бәлки күргәннәре юктыр, әмма безнең буын мондый каләмнәрне хәтерли әле.
Ә бит Каюм Насыйри яшәгән заманда да шундый ук ручкалар белән язганнардыр. Менә бу яктан караганда тарихи, кадерле экспонат. Бездән соң килгән буыннар әйдәндерә-әйләндерә карар инде. "Моның белән ничек язып булган, әле бит карага манып алырга кирәк!" - диярләр.
Рәхәтләнеп язганнар. Кайбер Насыйри кебек даһилар хәтта сынлы сәнгатьнең бер төре саналган каллиграфик почерк белән язганнар да әле. Моңа Каюм Насыйриның "Мифтах әл-Коръән" ( "Коръәнгә ачкыч") хезмәтен ачып карап та инанырга була. Бу синең музейга беренче генә бүләгең түгел, рәхмәт, Ринат!!!
Чыганак: Туган авылым - Кече Шырдан Вк төркеме
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев