Мулла Иле, Зур Өтәк авылларындагы чүп савытлары турында сөйлим әле
#әйтәмәле
Еш кына авыл җирлекләрендә чүп түгүчеләргә зарланалар. Бу мәсьәлә авыл җыеннарында да еш күтәрелә. Минем киресенчә, мактап әйтәсем килә әле.
Мулла Иле, Зур Өтәк авылларында бу яктан бик әйбәт эшлиләр. Чүпне җыеп кына калмыйча, тирә-юньне дә җыештырып китәләр. Беркөнне яннарына чыгып, сөйләшеп тә алдым әле. Апас районы егетләре – Руслан Фәхретдинов белән Илдус Гайнетдинов икән. Икенче ел эшләүләре һәм хезмәтләренә тел-теш тидерерлек түгел. Киләчәктә дә шулай намус белән башкарсыннар иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев