Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Мулла Иле мәдәният йортында «Ура, каникуллар!» дигән рәсем күргәзмәсе: балалар иҗаты һәм татлы призлар

Мулла Иле мәдәният йортында балалар белән «Ура, каникуллар!» дип аталган рәсем күргәзмәсе оештырдылар.

Барлык яшь рәссамнар да бу эшкә иҗади килеп, кәгазь битләрендә әкият геройлары, искиткеч җәйге кырлар, болыннар, дуслары белән бергә күңел ачуларын, чиста һавада уйнауларын сурәтләделәр. Һәр рәсем – баланың күңелендәге матурлыкны, аның иҗади фикерләвен, хыяллар дөньясын чагылдырды.

— Балалар иҗаты — ул тылсымлы бер дөнья, анда ярышка урын юк. Җиңүчене сайлап алу мөмкин түгел, чөнки барлык рәсемнәр дә искиткеч матур булды. Катнашучыларга татлы призлар өләштек. Балаларның шатлыктан күзләре янып торды, – дип сөйли Мулла Иле мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Гөлназ Гыйззәтуллина.

Мәдәният йорты каникуллар чорында балалар өчен тагын да күп кызыклы чаралар, мастер-класслар, уеннар һәм ярышлар оештырырга вәгъдә итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев