Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Мулла Иле мәдәният йортында «Өстәлдәге ипигә дан!» дигән чара үткәргәннәр

16 октябрь Бөтендөнья икмәк көне буларак билгеләп үтелде.

- Шул уңайдан, Мулла Иле мәдәният йортында китапханә белән берлектә «Өстәлдәге ипигә дан!» – дип исемләнгән тематик чара үткәрдек. Безнең бер көнебез дә икмәктән башка үтми. Икмәк – кешенең тормыш, сәламәтлек һәм иминлек символы. Ул башка продуктлар арасында аерылып тора, өстәл түренә куела, туендыручы булып санала. Икмәкнең кеше тормышында әһәмияте, икмәккә сакчыл караш, икмәк белән бәйле гореф-гадәтләр турында таныштырдык. Китапханә җитәкчесе икмәкнең кайдан алынуы, кечкенә икмәк алу өчен күпме эш башкарырга кирәклеге турында сөйләде. Чара барышында балалар икмәк үстерү процессы белән, икмәк табынга ничек килүе белән таныштылар, – дип сөйли Мулла Иле мәдәният йорты мөдире Рәзинә Сәйфетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев