Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Мулла Иле мәдәният йортында көн саен китапханә белән берлектә, гел матур чаралар үткәрелеп кенә тора

Балаларның җәйге каникуллары тәмамланырга күп тә калмады.

- Бүген, көн эссе дип тормадык, велосипедларны алдык та, аркаларыбызга ашамлыклар тутырган рюкзакларны асып, Зур Өтәк авылы янәшәсеннән агучы Әрә елгасы буена балалар белән ял итәргә киттек. Елга буенда балалар белән рәхәтләнеп уйнадык. Үзебез дә бала чакларыбызга кайтып килгәндәй булдык. Көннең эсселеген дә тоймадык, аруның да ни икәнен белмәдек. Киресенчә, күңелләребез яктырып, күтәренке рухта кайтып кердек үзебезнең мәдәният йортыбызга. Без табигатьне бик яратабыз, ләкин табигатьне ярату гына аз. Аны хөрмәт итәргә һәм саклый белергә, агачларны сындыручыларга, елга буен чуп-чар белән тутыручыларга юл куймаска кирәк. Шуны исебездән чыгармасак иде, - дип сөйли Мулла Иле мәдәният йорты җитәкчесе Рәзинә Сәйфетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев