Монда һәркем үз өлешен кертергә тырыша.
Уңган-булган апаларыбыз, кулларыннан килгәннең барысын да эшләп, егетләребезгә ярдәм әзерли. Һәр җыелган посылка, һәр бәйләнгән әйбер, һәр кылган изге гамәл — алгы сызыктагы егетләребезгә җылылык һәм ярдәм булып барып җитсен.
Иң зур теләк: егетләребез исән-сау булсын, туган якларына, гаиләләре янына исән-имин әйләнеп кайтсыннар!
Безнең егетләр — безнең горурлык!
Тынычлык һәм иминлек телибез!
«Өмет» волонтерлар штабы җитәкчесе Роза Ягудина
Нет комментариев