Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Мулла Иле мәдәният йортында яшьләр өчен «Тәмәке тарту модада түгел – иркен сула!» дигән махсус акция узды

31 майда бөтен дөньяда Тәмәкесез көн билгеләп үтелә. Бу көн — һәркемгә үзенең һәм якыннарының сәламәтлеге турында уйланырга, тәмәке тартуның никадәр зыянлы булуын тагын бер тапкыр искә төшерергә яхшы сәбәп.

Шушы әһәмиятле көн уңаеннан Мулла Иле мәдәният йортында яшьләр өчен «Тәмәке тарту модада түгел – иркен сула!» дигән махсус акция уздырылды. Чара барышында егетләр һәм кызлар белән сәламәт яшәү рәвешенең өстенлекләре турында бик җанлы сөйләшү оештырылды. Яшьләргә зарарлы гадәттән баш тартырга чакыручы, файдалы мәгълүматлар белән тулы буклетлар таратылды.

«Мондый чаралар яшь буынның үз сәламәтлегенә җаваплы мөнәсәбәт формалаштыруга һәм сәламәт яшәү рәвешен сайлауга зур ярдәм итә», — дип хәбәр итә мәдәният йорты мөдире Рәзинә Сәйфетдинова.

Сәламәтлек — ул безнең төп байлыгыбыз! Ничек уйлыйсыз, яшьләр арасында тәмәкегә каршы мондый чараларны ешрак үткәрергә кирәкме? Үз фикерләрегезне комментарийларда калдырыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев