Мулла Иле мәдәният йортында «Бәхеткә юл кайдан?» дип исемләнгән матур чара узды
***
- Мулла Иле мәдәният йортында, Чаллы шәһәрендә яшәп иҗат итүче авылдашыбыз- Роза Хамидуллина чакыруы буенча, ерак араларны якын итеп, язучы Зифа Кадырова үзенең укучылары, китап, әдәбият сөючеләр белән очрашуга кайтты. "Бәхеткә юл кайдан?" дип исемләнгән очрашуны китап укучылар көтеп алды. Зифа ханым үзенең тормыш юлы, иҗаты турында сөйләде, тамашачыларның бик күп сорауларына җавап бирде. Китап укучылар язучының иҗатын чагылдырган, китапханә җитәкчесе Зилә Бикмөхәммәтова оештырган бай китап күргәзмәсе белән дә таныштылар. Кичә матур җырлар, биюләр белән бергә үрелеп барды,- дип сөйли Мулла Иле мәдәният йорты җитәкчесе Рәзинә Сәйфетдинова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев