Мулла Иле авылы мәдәният йортында 8 март уңаеннан китапханә белән берлектә «Ана - бөек исем» дип исемләнгән бәйрәм кичәсе узды.
– Әлеге чарага армия сафларында хезмәт итүче егетләрнең һәм махсус хәрби операциядәге егетләрнең әниләре чакырулы иде. Бәйрәм җыр-биюләр белән үрелеп, өстәл артында дәвам итте. Чара ахырында әлеге әниләргә бүләкләр тапшырылды. Дөньяларыбыз тыныч, имин булып һәркемгә бәхеттән елмаерга язсын, – дип яза мәдәният йорты мөдире Рәзинә Сәйфетдинова.
Нет комментариев