Мулла Иле һәм Зур Өтәк авылларының уңган ханымнары маскировка челтәрләре үрде
Мулла Иле һәм Зур Өтәк авылларының уңган ханымнары үз куллары белән үргән маскировка челтәрләрен Норлатның «Өмет» волонтерлар штабына тапшырды.
Бу игелекле эштә катнашкан һәркемгә ихлас рәхмәтебезне белдерәбез. Сезнең хезмәтегез, тырышлыгыгыз һәм битараф булмавыгыз махсус хәрби операция зонасындагы егетләребез өчен зур ярдәм һәм терәк булып тора.
Һәр үрелгән челтәр – ул саклау, һәр төен – өмет, һәр хезмәт сәгате – Җиңүгә керткән өлеш.
Изге эшләрегез өчен зур рәхмәт! Сәламәтлек, иминлек һәм бәрәкәт телибез. Бердәмлегебез көчле булсын!
Роза Ягудина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев