Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Мулла Иле авылында «Тизрәк! Биегрәк! Көчлерәк!» дип аталган спорт ярышлары үткәрелде

Балаларның җәйге каникулларын күңелле, файдалы һәм мавыктыргыч итеп үткәрү максатыннан, Мулла Иле мәдәният йорты хезмәткәрләре спорт мәйданчыгында даими рәвештә төрле уеннар һәм спорт чаралары оештыра.

Саф һавада үткәрелгән мондый чаралар балаларның сәламәтлеген ныгытуга, җитезлекләрен, көчләрен һәм бердәмлек хисләрен үстерүгә ярдәм итә.

Балалар өчен спорт уеннарының төрле булуы аеруча мөһим. Шуңа күрә чара программасына эстафеталар, хәрәкәтле уеннар, төрле спорт ярышлары һәм күңелле биремнәр кертелә. Мондый уеннар балаларга үз сәләтләрен күрсәтергә, иптәшләре белән аралашырга һәм вакытларын кызыклы итеп үткәрергә мөмкинлек бирә.

– Шушы максаттан балалар белән «Тизрәк! Биегрәк! Көчлерәк!» дип аталган спорт ярышлары үткәрдек. Ярышта катнашучылар үзләренең җитезлекләрен, тизлекләрен һәм тапкырлыкларын күрсәттеләр. Балалар биремнәрне зур кызыксыну белән үтәделәр, бер-берсенә ярдәм итеп, җиңүгә омтылдылар, – дип сөйли Мулла Иле мәдәният йорты мөдире Рәзинә Сәйфетдинова.

Чара күңелле һәм дустанә мохиттә узды. Балалар рәхәтләнеп таганнарда атындылар, гимнастик стенкада күнегүләр ясадылар һәм саф һавада уйнап, күтәренке кәеф алдылар. Спорт бәйрәме һәркемгә онытылмаслык тәэсирләр бүләк итте, ә катнашучылар күтәренке рух һәм яхшы кәеф белән таралыштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев