«Минем гаиләм»: Мулла Иле мәдәният йортында рәсем ясау сәгате узды
Гаилә — ул мәхәббәт, шатлык һәм бәхетнең бетмәс-төкәнмәс чыганагы.
Нәкъ менә гаиләдә без тормыш юлында олы көч, уңай энергия һәм иртәгесе көнгә ышаныч алабыз. Баладагы барлык гүзәл сыйфатлар һәм тәрбия дә, әлбәттә, гаиләдән башлана.
Шуңа күрә Мулла Иле мәдәният йортында балалар өчен аерым бер җылылык белән тулган чара — «Минем гаиләм» исеме астында осталык дәресе һәм рәсем ясау сәгате үткәрелде.
Бу чара балаларда гаиләгә һәм якын кешеләренә карата олы мәхәббәт тәрбияләргә ярдәм итә. Кечкенә сәнгатькәрләр биредә үзләренең иҗади сәләтләрен, хыялларын һәм фантазияләрен эшкә җикте. Күңелләрендә бары тик шатлыклы, уңай хисләр генә калды.
Оештыручы: Мулла Иле мәдәният йорты мөдире Рәзинә Сәйфетдинова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев