Олы Ачасыр авылында өлкән буын вәкилләре өчен «Мин кечкенә булганда...» дип исемләнгән танып белү сәгате оештырылды.
Чараның төп максаты – катнашучылар өчен җылы һәм ихлас аралашу мохите булдыру, аларга балачак һәм яшьлек елларын искә төшерү мөмкинлеге бирү.
Очрашу барышында өлкәннәр күңелләрендә сакланган кадерле хатирәләргә кайтты. Алар балачак еллары, яшьлек көннәре, ул вакыттагы күңелле вакыйгалар турында сөйләде, истәлекләре белән уртаклашты. Һәркемнең үзенә генә хас тарихы, онытылмас мизгелләре бар.
Мондый очрашулар өлкән яшьтәге кешеләргә үткәннәрне искә төшереп кенә калмыйча, бер-берсе белән аралашырга, уртак темалар табарга, күңел җылысын тоярга да ярдәм итә. Ихлас сөйләшүләр, елмаюлар һәм хатирәләр аша чарада үзенчәлекле, дустанә атмосфера хөкем сөрде.
Нет комментариев