Күгәй авылының аксакаллары – мәчет бабайлары күрше Мамадыш авылына юл тотты. Максатлары – заманында «Ленин» колхозы кырларында бергә хезмәт куйган хезмәттәшләренең хәлен белү, хәл-әхвәл сорашу.
Алар күп еллар атаклы "Ленин" колхозында тракторда эшләгән Мансур абый Вильдановның хәлен белеп, кунакта булып кайтты. Очрашу бик җылы һәм күңелле узды: үткәннәрне искә алдылар, истәлекләрне яңарттылар, бергә эшләгән елларны хәтердә яңадан барладылар.
Мондый очрашуларның кадере аеруча зур. Еллар узса да, хезмәттәшлек җепләре өзелми, күңелләр бер-берсенә тартыла. Кешенең хәлен белү, аны онытмау, игътибар һәм ихтирам күрсәтү – үзе зур савап.
Киләчәктә дә шулай бер-беребезне кайгыртып, хәлләребезне белешеп, күңел җылысын бүлешеп яшәргә язсын!
Күгәй авылы Вк төркеме
Нет комментариев