Консультатив-диагностика поликлиникасында «Сәламәт ял көне» узачак
Яшәеш

Консультатив-диагностика поликлиникасында «Сәламәт ял көне» узачак

Эш көннәрендә табибка күренергә вакыт табу һәрвакытта да җиңел түгел. Гадәти эш графигыннан аерылмыйча, диспансеризация үтәргә мөмкинлек булачак.

Фото: ясалма интеллект

Кайчан: 15 ноябрь, якшәмбе, 8:00 сәгатьтән 13:00 сәгатькә кадәр.

Кайда: Консультатив-диагностика поликлиникасы, Карл Маркс урамы, 5 нче йорт.

Сезне диспансеризация һәм башка тикшерүләрне үз эченә алган бай программа көтә. Бу көнне түбәндәге хезмәтләрдән бушлай файдаланырга мөмкин:

Диагностика һәм анализлар:

  • ЭКГ;
  • күз эчендәге басымны үлчәү;
  • кан һәм сидек анализлары;
  • ТТГ гормонына кан анализы (калкансыман биз эшчәнлеген тикшерү);
  • гликирланган гемоглобинны билгеләү;
  • калкансыман бизгә УЗИ;
  • маммография;
  • спирометрия (сулыш алу функциясен тикшерү);
  • тәмәке тартучылар өчен смокелайзер ярдәмендә тикшерү;
  • биоимпедансметрия (тән составын билгеләү);
  • динамометрия (кул чугы көчен үлчәү);
  • нейросенсор дәвалау физкультурасы (ЛФК).

Табиблар консультациясе:

  • терапевт;
  • эндокринолог;
  • офтальмолог;
  • акушерка тикшерүе.

Күңелле бонус: сезне тәмле чәй дә көтә!

Үз сәламәтлегегез һәм якыннарыгызның хәле турында кайгырту мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз! Сезне көтеп калабыз!


Нет комментариев