Пәйгамбәребезнең, сәдака ул – дәлил, дигәнен ничек аңларга?
Иман нуры

Пәйгамбәребезнең, сәдака ул – дәлил, дигәнен ничек аңларга?

Алмаз хәзрәт Мөхлисов белән әңгәмәдән.

Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»

Галимнәр арасында ике төрле караш яши. Бер төркем галимнәр, сәдака ул – иманның дәлиле, ди. Аллаһка ышанган кеше хәер бирүдән бер дә тайчынмый. Икенчеләре, сәдака – кыямәт көнендәге дәлил, дип белдерә. Кыямәт көнне без малны нинди юллар белән табуыбыз, аларны нәрсәгә сарыф итүебез хакында хисап бирәчәкбез.

Малдан зәкят чыгарган булсак, ул Аллаһ каршында дәлил булып торачак. Монда да бик игътибарлы булырга кирәк. Кайберәүләр хәрәм юл белән табылган малдан сәдака биреп, чистарынам дип уйлый. Аның бернинди дә файдасы юк.

Сәдаканың хәләл малдан бирелүе шарт. Әйтик, хәрәм юл белән табылган малдан бирелгән сәдакага мәчет төзелсә, аның бәрәкәте булмаска, анда халык йөрмәскә мөмкин. Адәм баласы үзенә кирәкмәгән әйберне дә сәдака итеп бирергә ярата. Киресенчә, иң матурын, иң яхшысын, үзең дә кызыккан әйберне бирсәң, ул иң зур сәдака була.

Корбанлык сатып алганда да, акчам янга калыр дип, кечкенәрәк булганын арзанракка алырга тырышучылар бар. Бу да дөрес түгел. Зуррагын һәм кыйммәтлерәген алудан курыкмаска кирәк, савабы да күбрәк булыр. Кыямәт көнендә җиде төрле кеше Аллаһның рәхмәт күләгәсе астында булыр ди. Аның берсе – сәдаканы биргәндә уң кулы биргәнне сул кулы белмәгән кеше.

Догалы йорт


Нет комментариев