Татарстанда «Кадрлар» илкүләм проекты кысаларында махсус хәрби операциядә катнашучыларга эшкә урнашуда комплекслы ярдәм күрсәтелә. Бу система хәрби хезмәттән кайтканнан соң социаль һәм һөнәри адаптация узудан алып даими эш урыны табуга кадәрге барлык этапларны үз эченә ала.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, бүгенге көндә 4,1 мең ветеран белән хезмәттәшлек алып барыла. Аларның 2,9 меңе инде эшкә урнаштырылган.
2023 елдан башлап Татарстанның «Россия эше» кадрлар үзәкләренә махсус хәрби операциядә катнашкан 730 кеше һәм аларның 297 гаилә әгъзасы ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән. Нәтиҗәдә, мөрәҗәгать итүчеләрнең 507се эш тапкан, 273е һөнәри белем алуга һәм яңадан укытуга җибәрелгән. Хәзерге вакытта 73 кеше актив рәвештә эш эзли. Ветераннарның ихтыяҗлары даими рәвештә, ай саен ачыкланып, яңартып барыла.
Эшкә урнаштыруда төп юнәлешләрнең берсе – «Кадрлар» илкүләм проекты кысаларында һөнәри әзерлек һәм квалификация күтәрү. Һәр ветеран белән аерым карьера консультанты эшли. Ул кешенең сәламәтлек торышын, тормыш шартларын һәм һөнәри мөмкинлекләрен исәпкә алып, шәхси эшкә урнашу планын төзи. Бу план вакансияләр сайлауны, яңадан һөнәр үзләштерүне һәм эшкә урнашуга ярдәм итүне үз эченә ала.

Бүген ветераннарга 200дән артык һөнәри юнәлеш буенча белем алу мөмкинлеге тәкъдим ителә. Шуларның 27се махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен генә каралган. Алар арасында пилотсыз авиация системалары операторлары һәм ясалма интеллект өлкәсендәге белгечләр дә бар. 2026 елда гына да 108 ветеран укыту программаларына җәлеп ителгән.
Республикада ветераннарны эшкә урнаштыру өчен 545 эш бирүче оешманы берләштергән реестр булдырылган. Анда барлыгы 3,5 мең вакансия тәкъдим ителә. Эшкә урнаштыруда стратегик әһәмияткә ия предприятиеләргә, дәүләт учреждениеләренә һәм урта бизнес вәкилләренә аерым өстенлек бирелә.
Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән ветераннарны эш белән тәэмин итүгә дә зур игътибар юнәлтелә. 2026 елда республикада инвалидлар өчен 83 махсус эш урыны булдырылган, шуларның 30ы махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен билгеләнгән. Эш бирүчеләргә эш урыннарын кирәкле җиһазлар белән тәэмин итү һәм хезмәт хакына бәйле чыгымнарның бер өлешен каплау өчен дәүләт субсидияләре бирелә.
Ветераннарны эшкә урнаштыру буенча уңышлы мисаллар республиканың төрле районнарында да бар. Әйтик, Әлмәттә инвалидлыгы булган өч ветеран эшкә урнаштырылган, алар өчен махсус техника һәм эргономик җиһазлар белән тәэмин ителгән эш урыннары әзерләнгән.
Азнакай районында дәүләттән 197 мең сум күләмендә субсидия алып, ветеран өчен авыр физик хезмәтне тулысынча механикалаштыру мөмкинлеге биргән махсус эш урыны булдырылган.
Казанда исә инвалидлыгы булган ветеранны картон эшләнмәләре җитештерүче (картонажник) вазифасына эшкә алганнар. Бу очракта да эш урынын җиһазлауга тотылган чыгымнар компенсацияләнгән.
Бүген Татарстанның күп кенә эре предприятиеләрендә махсус хәрби операция ветераннарын эшкә кабул итү һәм аларның яңа хезмәт шартларына җайлашуына ярдәм итү системалары гамәлгә кертелгән. Республикада бу юнәлештәге эш дәвам итә.
Нет комментариев