Татарстанда республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Фәннәр академиясенең Гомуми тарих институты әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, «Елисавета-Сергий мәгърифәтчелек җәмгыяте» фондының күзәтчелек советы рәисе Анна Громовага «Дуслык» ордены тапшырды. Ул әлеге югары бүләккә Татарстан белән актив хезмәттәшлек иткән һәм уртак башлангычларны тормышка ашыруга зур өлеш керткән өчен лаек булды.
Рөстәм Миңнеханов Анна Громованың республика рухи тормышын үстерүдәге хезмәтенең әһәмиятен билгеләп үтте һәм төбәк эшләренә битараф булмавы өчен рәхмәт белдерде.
«Бу – лаеклы бүләк! Сез республикабызның рухи үсеше өчен бик күп эш башкарасыз, без Сезнең үзенчәлекле мөнәсәбәтегезне тоябыз», – дип ассызыклады Татарстан Рәисе.
Анна Громова, җавап сүзе белән чыгыш ясап, Рөстәм Нургалиевичка ихлас рәхмәтен җиткерде. Ул үзе җитәкләгән җәмгыять эшчәнлегенең Ватанга фидакарьләрчә хезмәт иткән күренекле шәхесләр истәлегенә багышлануын сөйләде.
«Рөстәм Нургалиевич, безнең җәмгыятьнең бөтен эшчәнлеге бөек шәхесләргә, Ватанга фидакарьләрчә хезмәт иткән кешеләргә багышлана. Шуңа күрә бүген биредә Россиягә бөтен көчләрен куеп хезмәт итүче кешеләрнең җыелуына мин бик шат», – диде Анна Громова.
КП Казань
Фото: НТР24
Нет комментариев