«Әбиләрне базарга чыгып утырырга ни этәрә? Ярлылыкмы? Әниләренә ярдәм күрсәтмәүче балалармы?» (редакциягә килгән хат)
Минем әни эштән кайтканда Мирныйдагы базар аркылы узарга ярата, теге, кемдә нинди әйбер бар – шуны сатучы әбиләр торганы аша. Алар анда үзләреннән арткан бөтен уңышларын: кишер, бәрәңге, чөгендер, суган, кыяр, помидор сата. Бәясе дә ияләнелгән стандарт үлчәмнән аерыла. Монда бәя бер данә, күч, ун данә, бәйләм өчен куела. Әни атнасына биш көн эшли һәм һәр көнне шулар арасыннан узгач, инде күбесенең йөзләрен ерактан ук та таный. Аның игътибары бер әбигә төшә...
Кыяфәте буенча 70 яшьләр биреп була, арык кына, озынча йөзле, очлы борынлы, кечерәк күзле. Аркасы бераз бөкерәйгән, ә башында авылча бәйләнгән яулык. Аның тирәсендә еш кына, сабыйларына ашламаларсыз, үз бакчасында үстерелгән витаминлы, натураль яшелчәләр ашатырга тырышучы кечкенә балалы әниләрне күрергә була. Андыйлар, әлбәттә, кирәк әйберләрен бакча тотучы яки авылдан килгән шундый әбиләрдән аларның чисталыкларына, агусыз булуларына ышанып ала.
– Балакаем, кил, ал! Күрче, нинди кишер! Үземнеке, бакчамнан! Кибетнеке кебек химияле түгел инде! Балаларыңа ал! – дип, сатып алучыларны җәлеп итә әби.
Кишере чынлап та үзең үстергәнгә охшаган: артык эре түгел, кәкре урыннары да бар һәм өчәр-өчәр итеп прилавкасына тезелгән. Прилавка дип инде, әйләндереп куелган агач әрҗә, бананнан бушаган. Өстенә гәҗит җәелгән.
Үз бакчасыннан алынган уңышны сатучы әбинең кыяфәте чынлап та ышаныч тудырырлык. Андый яшьтәге апа алдалый яки ниндидер начарлык тели алмый бит инде. Бигрәк тә балаларга. Андый уй да була алмый. Җитмәсә, безне картлыкны хөрмәт итәргә һәм пенсионерларга ярдәм итәргә өйрәттеләр. Балага сыйфатлы яшелчә сатып алу һәм пенсиясенә булышлык итү өчен үз көче белән бераз акча эшләргә ярдәм итү – игелекле гамәл бит инде! Шуңа күрә, балаларына кибет химиясен ашатырга теләмәүче яшь әниләр, шатланып, үз бакчасында үстергән файдалы яшелчәләр алырга әби янына килә. Минем әнинең эчке тоемлавы бик яхшы эшли һәм ул әлеге әбине нигәдер бик яратып бетерми. Юкка түгел икән.
Бервакыт, әни белән, башкаларына караганда очсызрак бәяле кибеткә кердек. Йөрибез карап. Нигәдер, биредә суган-кишер-кәбестәләрнең бәяләре бигрәк тә очсыз иде. Әнинең кишерләрен капшап карыйсы килде, бәлки черектер, бәлки тагын нәрсә шунда... «Үз бакчасында үстерелгән яшелчәләр сатучы» теге әбинең һәрбер кишерне капшап, нәкъ менә уртачаларын һәм кәкрерәкләрен сайлап торуын күреп, шаккаттык.
Менә шундый «бакчачы» әбиләр дә бар. Әйтмим, шундый товар сатучыларның барысы да аферист түгел, әлбәттә. Намуслылары, чынлыкта да үз куллары белән үстергән яшелчә-җиләк-җимеш сатучылары да җитәрлектер. Әмма менә шундый алыпсатарлар да бар. Ә бит ышанып, балага дип аласың. Чынлыкта алар дүртенче сорт товар сатучы кибетттән алынган…
Әбиләрне базарга чыгып утырырга ни этәрә? Ярлылыкмы? Әз пенсияме? Әниләренә ярдәм күрсәтмәүче балалармы? Яшь әниләрне алдалаучы, намазлыкта утырырга тиешле андый карчыкны намусы борчымыймы икән? Ничек уйлыйсыз?
Яшел Үзәннән, Дилбәр дип белерсез.
Фото: freepik
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев