Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

ҖЫЕРЧЫКЛАРГА КАРШЫ - КРАХМАЛ

Бәрәңге яисә кукуруз крахмалыннан эшләнгән маскалар җыерчыклардан котылырга ярдәм итә.

Бу маскалар ботоксны алыштыра ала. Матурлык өчен ясалган уколлардан аермалы буларак - крахмалның тирегә бернинди дә зыяны юк.

Берничә җиңел генә рецепт :

  •  1 калак крахмалны җылы суда җебетергә, шуңа тугланган бер йомырка агы һәм берничә тамчы лимон согы кушарга.
  •  1 чәй калагы тоз һәм 1 аш калагы крахмалны җылы сөттә ботка хәленә килгәнче сыекларга.Шуңа тагын 1 чәй калагы бал өстәргә. Бу катнашманы скраб урынына кулланырга була.
  • Бер калак крахмалны шул ук күләмдә кефирда болгатырга, шуңа бер йомырка агы кушарга. Бу маска җыерчыкларны гына бетереп калмый, ә тагын битнең тонусын да күтәрә .
  •  Берәр калак крахмал һәм изелгән бананга өй каймагы өстәргә.

Маскалар чиста биткә генә эшләнә һәм 30 - 40 минут тотарга киңәш ителә. Мондый маскаларны атнасына 3 - 4 тапкыр эшләргә кирәк.

Чыганак: Авыл хатыны/Сельчанка

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев