Чикләвекне ашар алдыннан суда җебетергә кирәкме?
#кирәклекиңәшләр

Чикләвекне ашар алдыннан суда җебетергә кирәкме?

Чикләвекне суда тоту – аны куллануга әзерләүнең бер ысулы. Моның төп сәбәбе – составындагы фитин кислотасы. Ул тимер, цинк һәм кальций кебек файдалы минералларның организмга үзләштерелүен киметергә мөмкин. Суда җебетү фитин кислотасының бер өлешен киметергә ярдәм итә.

Фото: ясалма интеллект

Чикләвекне күпме вакыт суда тотарга?

Күпчелек чикләвекләр өчен 2 сәгать чамасы җитә. Әстерхан чикләвеге, эрбет чикләвеге, фундук һәм пеканны 8 сәгатькә кадәр суда тотарга мөмкин.

Чикләвекне ничек дөрес әзерләргә?

Чикләвекләрне кабыгыннан чистартып, пыяла яки керамик савытка салыгыз. Өстенә бүлмә температурасындагы су агызыгыз. 3–4 сәгатьтән соң суын алыштырыгыз. Җебетү вакыты тәмамлангач, суын түгеп, чикләвекләрне саркытыгыз. Аларны коры табада яки 100 °C температурадагы духовкада киптерегез.

Суда җебетү чикләвекне куллануга әзерләүнең гади ысулы булып тора. Әмма фитин кислотасының тулысынча юкка чыгуын көтәргә кирәкми: аның күләме кимүе генә дә файдалы булырга мөмкин.


Нет комментариев