Энҗе Шәймурзина: «Җыр йөрәктән чыкса гына, тыңлаучының йөрәгенә барып җитә»
Йолдызлар

Энҗе Шәймурзина: «Җыр йөрәктән чыкса гына, тыңлаучының йөрәгенә барып җитә»

Татарстанның атказанган артисты белән балачак хыяллары, остаз сабаклары, гаилә терәге һәм милли җырның киләчәге турында әңгәмә.

Кайбер җырларны тыңлаганда, күңел әллә кайларга китә: балачак хатирәләре яңара, яшьлек искә төшә, йөрәктә сакланган хисләр кузгала. Чын җырның көче дә шунда бит – ул кешенең күңеленә юл таба, үзең дә әйтеп бирә алмаган хисләрне сүзсез генә аңлата.

Татарстанның атказанган артисты Энҗе Шәймурзинаның иҗаты да әнә шундый җырларга бай. «Ялгызлык», «Сөю хакына», «Айның нуры», «Ялган сөю», «Дус-туганнар арасы», «Төнбоек» кебек җырлары белән тамашачы күңелен яулаган җырчы өчен сәхнә – һөнәр генә түгел, ә үз хисләреңне кешеләргә җиткерү мөмкинлеге дә. Аның иҗатында ихласлык, мәгънәле җырларга тугрылык һәм милли моңыбызга хөрмәт аерым урын алып тора.

Фото: җырчының шәхси архивыннан

Энҗе белән балачак хыяллары, остазы Салават Фәтхетдиновтан алган сабаклар, гаиләсе һәм бүгенге татар эстрадасы турында сөйләштек.

– Энҗе, сезнең өчен җыр-моңның үз урыны барлыгы балачактан ук сизелә. Артист булу хыялы ничек туды?

– Минем балачактан ук бер генә зур хыялым булды – артист булу. Җыр-моңга гашыйк гаиләдә үстем. Әнием бик матур җырлый, халык җырларын күп белә. Әтием гармун уйный, абыем Рөстәм дә гармунда уйный, матур җырлый. Туганнарым арасында да җырлаучылар, төрле уен коралларында уйнаучылар күп. Безнең өйдә җыр-моң һәрвакыт яңгырады.

Җырлау сәләте миңа әниемнән килгәндер дип уйлыйм. Сәнгать безнең гаилә өчен чит нәрсә түгел, ул тормышыбызның бер өлеше.

Әгәр үземә бүген киңәш бирә алсам, тормышка бераз реальрәк карарга, һәр нәрсәне йөрәккә якын алмаска кушар идем. Мин бик нечкә күңелле, күп нәрсә өчен борчылам. Ә менә сәнгатькә килгәндә, бернәрсәне дә үзгәртмәс идем.

Кечкенәдән татар халык җырларын, мәгънәле җырларны яраттым. Бүген дә репертуар сайлаганда сүзләренә, тавышыма туры килүенә игътибар итәм. Заманга иярү өчен генә җыр сайлау минем өчен түгел. Ул күңелемә якын булырга тиеш.

– Иҗади юлыгызда Салават Фәтхетдиновның роле зур. Остазыгыз белән очрашу ничек булды?

– Мин Казан музыка училищесын тәмамладым. Шул елны «Сандугач керде күңелгә» конкурсында катнаштым. Салават абый мине шунда күреп алды һәм: «Энҗе, училищены тәмамлагач, миңа университетка укырга кил», – диде. Мин аның киңәшен тоттым, университетның бюджет бүлегенә укырга кердем.

Салават абый миңа эстраданың күп кенә нечкәлекләрен өйрәтте. Сәхнәдә үзеңне ничек тотарга, тамашачы белән ничек аралашырга, артистның нинди җаваплылыгы булырга тиеш – боларның барысын да аңларга ярдәм итте.

Эстрада дөньясы җиңел түгел. Үз урыныңны табу һәм шул ук вакытта үзең булып калу өчен күп эшләргә кирәк. Бүген дә кирәк чакта аңа шалтыратып, киңәшләрен сорый алам.

Фото: җырчының шәхси архивыннан

Салават абый – минем өчен зур ихтирамга лаек шәхес, үрнәк алырлык артист. Аның еллар дәвамында сәхнәдә үз урынын саклавы, моңы, дәрәҗәсе сокландыра. Аңа исәнлек-саулык телим, безгә әле озак еллар акыллы киңәшләрен биреп торсын иде.

– Остазыгызның нинди киңәшен аеруча истә тотасыз?

– Салават абыйның: «Беркайчан да фонограммага авыз ачып тормагыз», – дигән сүзләре хәтеремә нык сеңеп калды. Мин аның белән тулысынча килешәм. Җырчы тамашачы алдында үз тавышына җырларга тиеш. Сәхнәгә чыктың икән, җаваплылык алырга кирәк.

Фото: җырчының шәхси архивыннан

Халык артистның энергетикасын, ихласлыгын сизә. Җыр йөрәктән чыкса гына, тыңлаучының йөрәгенә барып җитә. Фонограммага авыз ачып торуны үзем бөтенләй күз алдыма китерә алмыйм.

– Еллар узган саен артистның тәҗрибәсе дә, җырларга карашы да үзгәрә. Бүген җырлау сезнең өчен нәрсә ул?

– Минем өчен җырлау – һөнәр дә, күңел ихтыяҗы да, кешеләргә үз хисләреңне җиткерү мөмкинлеге дә. Җырдан башка тормышымны күз алдына китерә алмыйм.

Элекке язмаларымны тыңлаганда, тавышымда да, башкару осталыгымда да үзгәрешләр сизәм. Кайчак: «Бүген бу җырны башкача башкарыр идем», – дип уйлыйм. Бу табигый хәл. Кеше үсә, үзгәрә, тәҗрибә туплый. Сәнгатьтә дә шулай.

Хәзер сәхнәдә үземне күпкә иркенрәк хис итәм. Тормышта ниләр кичерәсең, нинди кешеләр белән очрашасың, нинди шатлыклар һәм борчулар аша үтәсең – боларның барысы да иҗатка тәэсир итә.

Бүген җыр яздыру, аны тамашачыга җиткерү, клип төшерү, чыгымнарны күтәрү җиңел түгел. Әмма сәхнәгә гашыйк кеше мөмкин булганның барысын да эшләргә тырыша. Чөнки иҗат – тормышыңның бер өлеше генә түгел, ул синең үзеңә әверелә.

– Репертуарыгызда тамашачы яратып тыңлаган җырлар күп. Күңелегезгә аеруча якыннары бармы?

– Минем өчен һәр җырым кадерле. Аларның һәркайсын күңелем аша үткәреп, уйлап сайлыйм. Иҗатымда катнашкан авторларга да бик зур рәхмәтемне белдерәсем килә.

Сүз авторлары Илшат Харисов, Гөлсәрвәр апа, Эльмира Җәлилова белән эшлим. Көй авторлары арасында Оскар Усманов, Ризван Хәкимов, Альфред Якшембетов, Альберт Шакиров һәм башка бик күп талантлы кешеләр бар. Аларның һәркайсы иҗатыма үз өлешен кертә.

Фото: җырчының шәхси архивыннан

«Үз бәхетемне табармын», «Айның нуры», «Төнбоек» җырларын аерым билгеләп үтәсем килә. Алар мине тамашачыга танытты, сәхнәдә үз урынымны табарга ярдәм итте.

Җырның гомере озын булсын өчен, көе генә матур булу җитми. Сүзләре дә мәгънәле, кешенең күңеленә якын булырга тиеш.

– Сәхнә күп вакыт һәм көч таләп итә. Шул мәшәкатьләр арасында гаиләгезнең ярдәмен тою сезнең өчен ни дәрәҗәдә мөһим?

– Гаиләм – минем иң зур таянычым. Тормыш иптәшем Илшат, әти-әнием, абыем һәм аның гаиләсе һәрвакыт янәшәмдә. Нәрсә генә эшләсәм дә, аларның ярдәмен тоям.

Әнием белән күп нәрсәне бергәләп хәл итәбез. Хәтта концерт сценарийларын да бергә төзибез, ул үзенең идеяләрен тәкъдим итә. Репертуар сайлаганда да җырларны әни белән бергә тыңлыйбыз, аның фикерен беләм. Тормыш иптәшем дә сәнгать кешесе булганга, киңәшләрен бирә. Аларның һәркайсы миңа бик кадерле.

Фото: җырчының шәхси архивыннан

Гастрольләргә дә аңлап карыйлар. Әмма сәхнә дип кенә гаиләмне онытырга тиеш түгелмен. Минем өчен гаилә беренче урында. Без абыем белән әти-әнине кайгыртып, аларга ярдәм итеп яшәргә тиешбез.

Өйдә дә тәртип булсын, ашарга пешкән, кирәк-ярак әзерләнгән булсын. Минемчә, гаиләдәге җылылык, якыннарыңа хөрмәт көндәлек гамәлләрдән күренә.

– Ә сәхнәдәге Энҗе белән өйдәге Энҗе арасында аерма бармы?

– Минемчә, әллә ни зур аерма юк. Сәхнәдә дә, тормышта да үзем булып калырга тырышам. Ясалмалылыкны яратмыйм.

Фото: җырчының шәхси архивыннан

Кешенең эчке дөньясы белән тышкы кыяфәте арасында зур аерма булмаса, ул үзен дә, башкаларны да алдамый. Минем өчен табигый булу бик мөһим.

– Бүген татар эстрадасы үзгәрешләр кичерә: яңа исемнәр, заманча көйләр, клиплар, социаль челтәрләр... Бу яңалыкларга ничек карыйсыз?

– Татар эстрадасына, хезмәттәшләремә бик уңай карыйм. Һәркайсын хөрмәт итәм, яратам, тырышлыкларына сокланам. Җырлар ягыннан да, сәхнә киемнәре, бизәлеш, чыгышлар буенча да зур үсеш бар.

Артистлар үз өсләрендә эшли, яңалыкка омтыла. Моның өчен аларны мактарга гына кирәк. Мин кемнедер генә аерып күзәтеп бармыйм, мөмкин кадәр барысын да карарга тырышам.

Һәр артистның үз юлы, үз мөмкинлекләре бар. Иҗат кешесе тырышса, эзләнсә, үсәргә омтылса, ул инде хөрмәткә лаек.

– Ә татар җырының киләчәге турында уйлаганда, иң зур теләгегез нинди?

– Заман белән бергә атларга кирәк, әлбәттә. Әмма яңалык артыннан куып, миллилегебезне онытмасак иде. Халык җырлары, ретро җырлар югалмасын иде. Алар безнең тарихыбызны, халкыбызның күңел дөньясын саклый.

Яшь буын да аларны белергә, тыңларга, яратырга тиеш. Сәхнә киемнәрендә дә миллилек чагылсын иде. Татар халкына хас тыйнаклык, зәвык, тәрбия саклансын.

Заманча булу үз тамырларыңнан баш тарту дигән сүз түгел. Киресенчә, үзеңнең кем булуыңны белеп, шуны матур итеп күрсәтә алу кирәк.

– Иҗатыгыз дәвам итә: яңа җырлар, клиплар, чыгышлар... Алдагы елларга нинди теләкләр һәм максатлар белән яшисез?

– Иң зур теләгем – исән-сау булу. Сәламәтлек булса, күп нәрсәне эшләп була. Якыннарың исән-сау, күңелең тыныч булсын.

Мин һәрвакыт иҗатта: җырлар яздырам, костюмнар тектерәм, клиплар төшерәм. Тамашачылардан матур сүзләр, җылы фикерләр ишетәм, комментарийлар укыйм. Боларның барысы да канатландыра.

Фото: җырчының шәхси архивыннан

Бүгенге көнемә шөкер итәм. Алда да яңа үрләр яуларга, тамашачыма матур җырлар бүләк итәргә язсын.

– Әңгәмәбезне тамашачыларыгызга теләкләрегез белән тәмамлыйк.

– Тамашачыбыз бик акыллы. Кемнең ничек җырлаганын да, сәхнәдә үзен ничек тотуын да аңлый. Халыкны алдап булмый. Әгәр җырчы күңел биреп эшли, җырын йөрәге аша үткәрә икән, тамашачы моны сизә һәм кабул итә. Иң мөһиме – ихлас булу.

Барлык тыңлаучыларыма бәхет, саулык-сәламәтлек, тыныч һәм матур тормыш телим. Һәр йортта иминлек, якыннарыбыз исән-сау булсын. Күңелләребездә җыр-моңга һәрвакыт урын калсын!

Әңгәмәдәшнең иҗатка мөнәсәбәтендә бер кыйммәт аеруча ачык чагыла – ихласлык. Күңеленә якын җырлар сайлау, остаз киңәшләренә тугры калу, гаиләсен кадерләү һәм татар моңының киләчәге өчен борчылу – болар барысы да Энҗе Шәймурзинаның иҗади һәм тормыш кыйммәтләрен билгели.

Аның өчен сәхнәдә уңыш казану гына түгел, тамашачы ышанычын аклау да мөһим. Энҗе Шәймурзинага ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете һәм бетмәс-төкәнмәс иҗади илһам телибез! Тамашачыларын яңа җырлары белән сөендереп, татар эстрадасында үз моңы белән озак еллар балкып торсын.


Нет комментариев