Махсус хәрби операция ветераннарына 2026 елда түләү аена 4 838,63 сум тәшкил итә.
Татарстанда махсус хәрби операция ветераннары өчен мөһим яңалык: аларга ай саен бирелә торган акчалата түләү гариза кабул итмичә генә, автомат рәвештә билгеләнәчәк. Бу хакта Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге хәбәр итә.
Ветеран таныклыгын бирү турында мәгълүмат алганнан соң, фонд бүлекчәсе түләүне үзе автомат рәвештә билгели. Хәбәрнамә «Дәүләт хезмәтләре» порталындагы шәхси кабинетка килә, ә ветеранга акча алу ысулын гына сайларга кала. Түләүне банк счётына күчерергә яисә почта элемтәсе оешмасы аша алырга мөмкин.
Шул ук вакытта, айлык акчалата түләүне сугыш хәрәкәтләре ветеранының (яки аның законлы вәкиленең) гаризасы нигезендә билгеләүнең элекке тәртибе дә саклана.
Айлык акчалата түләүгә хокук хәрби хәрәкәтләр ветераны таныклыгы бирелгән көннән барлыкка килә, ә акчаларны күчерү датасы китерү ысулын сайлауга бәйле.
Айлык акчалата түләү составына социаль хезмәтләр җыелмасы керә. Ул кирәкле дару препаратлары һәм медицина эшләнмәләре белән тәэмин итүне, медицина күрсәткечләре буенча шифаханә-курорт дәвалавын, шәһәр яны тимер юл транспортында бушлай йөрүне, шулай ук дәвалану урынына бару һәм кайту чыгымнарын каплауны күздә тота.
Махсус хәрби операция ветераннарына түләүне беренче тапкыр билгеләгәндә, социаль хезмәтләр җыелмасының бәясе акчалата эквивалентта исәпкә алына.
Нет комментариев