«Милләтебез кояшы син — Тукай!»: Бишнәдә тантаналы чара оештырдылар
Габдулла Тукай – татар халкының гына түгел, бөтен төрки дөньяның бөек шагыйре. Аның үлемсез иҗаты – безнең милли горурлыгыбыз, рухи мирасыбыз, йөз аклыгыбыз. Мондый шагыйрьле милләтнең үткәне бай, бүгенгесе мәгънәле, киләчәге якты!
Ел саен ямьле язлар җитү белән, без Габдулла Тукаебызның туган көнен зур мәхәббәт һәм горурлык хисләре белән каршы алабыз. Быел да Бишнә мәдәният йортында шагыйрьнең иҗатына багышланган тантаналы һәм күңелле чара узды.
Бишнә мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Рахилә Сабирова әйтүенчә, бу юлы чара гади концерттан гына түгел, ә әдәби-интеллектуаль уен форматында оештырылган. Балалар һәм өлкәннәр бергәләп Тукай дөньясына сәяхәт кылдылар:
- Шагыйрьнең тормышына һәм иҗатына багышланган кызыклы сорауларга җавап бирделәр;
- Тукай әкиятләре һәм шигырьләре буенча табышмаклар чиштеләр;
- Тел үстерү өчен тизәйткечләр (тел гимнастикасы) әйттеләр;
- Шагыйрьнең иң матур шигырь юлларын йөрәкләрдән үткәреп сөйләделәр.
Чараның иң мөһим нәтиҗәсе – барысының да бер фикергә килүе: Габдулла Тукай безнең белән яши. Ул үзе үлмәс шигырьләре, мәгънәле сатирасы, халыкчан әкиятләре аша – һәр йортта, һәр китапта, һәр бала күңелендә.
Рахилә Сабирова билгеләп үткәнчә: «Тукайның геройлары – Шүрәле, Су анасы, Бала белән Күбәләк – безнең күңелебездә яши. Ә Тукай рухы – бәйрәмнәребездә, кичәләребездә, елмаюларыбызда!»
Бишнә мәдәният йортында узган бу чара Тукай иҗатын белү, аны ярату, аны киләчәк буыннарга тапшыру – һәр татарның изге бурычы икәнне тагын бер тапкыр раслады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев