Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Милләт яме – йолаларда

Һәрбер кеше үз халкының үткәнен, ничек көн иткәнен, ниләр белән шөгыльләнгәнен, гореф-гадәтләрен, йолаларын белергә тиеш.

Нәкъ менә шул максатларны күздә тотып, Мулла Иле мәдәният йортында «Милләт яме йола-бәйрәмнәрдә» дигән исем астында, «Балага исем кушу» йоласын күрсәткәннәр.

Бу чарада тулысы белән балага исем кушу йолалары башкарылды. Ислам динендә балага исем кушуның үз кагыйдәләре, мәгънәләре аңлатылды. Әлеге йола шундый чын итеп башкарылды ки, балалар тын да алмый, һәр сүзне энәсенең җебенә кадәр тыңлап, йотып утырды. Мөселманнарда исем кушу йоласы һәр кешенең киләчәк язмышы өчен зур әһәмияткә ия. Һәм шушы күркәм милли йола элеккедән бүгенгә кадәр килгән һәм киләсе буыннар да дәвам итсен иде, дигән максат белән үткәрдек. Балаларыбыз милли хәзинәбезне, ана телебезне сакласыннар иде. Исем – ул синең тормыш юлыннан күтәреп барган үз байрагың. Бу сүзләрне беркайчан да онытмыйк. Үз исемебезне горур йөртеп, аңа тап төшермик, – дип сөйли Мулла Иле мәдәният йорты мөдире Рәзинә Сәйфетдинова.

Вакыт бара, чаба. Яңадан-яңа буыннар җиргә килә тора. Гореф-гадәтләребезне онытмый, киләчәгебезгә тапшырсак иде. Бу юнәлештә актив эшләүче Мулла Иле мәдәният йорты коллективына афәрин, диясе генә кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев