Махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм җыюның тукталганы да юк
***
-17 майда хөрмәтле волонтерларыбыз Зыятдиновлар гаиләсе "Халык фронты"ның Норлат штабында җыелган гуманитар йөкне "Сугышчан туганлык"ның Яшел Үзән бүлегенә илтеп тапшырды. Бу Норлаттан җибәрелгән йөкнең 24нчесе. Бу юлы безнең солдатлар 1 төнге күрү җайланмасы, 51 носилка, 53 “пятиточечник”, 15 плащ, 12 маскировка челтәре, 100 савыт (5 л.) су, 51 шт. эчке кием, медикаментлар, карават кирәк-яраклары, футболкалар, носки һ. б. алачак. Безнең киң күңелле волонтерларыбызга, Норлат зонасы авыл җирлекләрендә яшәүче юмарт кешеләргә: Норлат, Мулла Иле, Бакырчы, Акъегет, Бәчек, Урысбага, Олы Ачасыр, Зур Өтәк авылларына зур рәхмәт, - дип сөйли Роза Ягудина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев