Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Мамадыш-Әкил җирлегендә изге эшкә керештеләр

Наил хәзрәт Садриев инициативасы белән Рус Танае белән Панау арасында чишмә торгызу эшләре башланган.

– Шушы көннәрдә зур гына өмә оештырылды. Чишмә суын тау башыннан төшерделәр, – дип сөйли Мамадыш-Әкил җирлеге башлыгы Фәнис Мирхәтуллин. – Өмәдә катнашкан 30га якын кешегә: мәхәллә советына, Татар Танае егетләренә бик зур рәхмәт белдерәсем килә. Хәзер инде тирә-юньне төзекләндерү эшләрен башкарырга уйлыйбыз. Аллаһ Тәгалә кушып, анысын да ерып чыгарбыз.

 

Афәрин, райондашлар! Әлеге изге эштә сезгә уңышлар! Аллаһ Тәгалә ярдәменнән ташламасын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев