Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Әлеге авыл клубы турында

Мин шәһәрдә яшәп, атна саен авылга кайтып йөрүче һәм сезнең газетаны даими яратып укучы, социаль челтәрләрегездәге яңалыклар белән танышып баручы буламын. Мулла Иле, Күгәй, Олы Яке мәдәният йортларына кызыгам да инде. Нинди генә чаралар, бәйрәмнәр үткәрми бит алар. Гомер буе авыл хуҗалыгында эшләүчеләрне җыеп та зурлыйлар, яшьләр белән төрле уеннар да оештыралар, кабак бәйрәм нәренә кадәр үткәрәләр. Кыскасы, фантазияләренә исең китәрлек.

Шуларны укыйм да, безнең авыл кемнән ким соң дип, шаккатам. Зур гына авыл клубында елы буена ник бер чара үткәрелсен! Юк, чынлап менә, клубка яшьләр дә килми хәзер, чөнки ачылмый. Көндез идән җыештыручылар ачып куялар инде ул бинаны. Мин шуңа гына аптырыйм, ул халык йөрмәгән җирдә җыештыручы нәрсә эшли икән? Идәннәрен пычратучы да юк бит. Ник бер дә район мәдәният идарәсеннән тикшерү юк. Алар бит ай саен хезмәт хакын ала торгандыр. Эшләмәгән кешегә ник түләргә? Хәлеңнән килми икән, вазифаңнан читләш, урынны башкаларга, теләге, мөмкинлеге булганнарга бир. Авыл җирлеге башлыгы да ник кисәтү ясамый? Авылның сүнеп баруына юл куярга ярыймы шулай? Бездә дә бит талантлы яшьләр, өлкәннәр бар, элеккеге гөрләп торган клубны сагынырга гына калды инде хәзер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев