Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Күгеш мәдәният йортында «Күңел һич туймый яшьлектән» дип исемләнгән бәйрәм чарасы узган

Илебез буенча октябрь ае башында Өлкәннәр көне уздырыла. Төрле җирләрдә котлаулар, бүләкләүләр, искә алулар бара.

Өлкән кешеләр – безнең әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз, хезмәт юлын лаеклы узган ветераннарыбыз.
Бүген, ягьни 1 октябрь көнне, Күгеш мәдәният йортында «Күңел һич туймый яшьлектән» дип аталган бәйрәм оештырганнар.

- Өлкәннәребез белән җырладык, биедек, уеннар уйнадык, кечкенә генә концерт программасы күрсәттек. Әби-бабайларыбыз бик теләп, ике командага бүленеп, «Җырны таны» уенын уйнадылар. Без исә алардан бик күп элеккеге җырлар отып калдык. Соңыннан бәйрәмебез күркәм өстәл табыны янында дәвам итте. Биредә МХО катнашучыларын искә алып, табынга алып киленгән күчтәнәчләр өчен дога кылдык. Өлкәннәребез бик шатланып, рәхмәтләр әйтеп таралышты, – дип сөйли Күгеш авылы мәдәният йорты мөдире Гөлнара Яруллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев