Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Күгәйнең аръягында – Самовар бәйрәме

Татарстанда 2023 ел Милли мәдәниятләр, гореф-гадәтләр елы дип игълан ителде.

Татар халкының мәдәниятенә мәхәббәт тәрбияләү, көнкүрешенә игътибарны арттыру, чәй эчү йолаларын искә төшерү максатыннан, Аръяк урамында Самовар бәйрәме үткәрелде. Халкыбыз самоварны рухи кыйммәтләргә тиңли. Чөнки тарихтагы иң катлаулы чорларда да, туган нигезен ташлап китәргә мәҗбүр булганда да, кешеләр иң беренче чиратта самоварны алган.

Татарның кунакчыллыгын күрсәтүче фотозона – кызыл башлы сөлгеләр, чигүле кашагалар, кулъяулыклар белән бизәлгән милли өй эче ясап куелды. Бәйрәмгә берсеннән-берсе матур һәм үзенчәлекле нәсел-нәсәб самоварлары күргәзмәсе дә оештырылды. Һәрбер гаилә буыннан-буынга ядкарь булып калган самоварларны тазартып, чистартып алып чыкты. Чыннан да, ниндиләре генә юк иде биредә, җизе дә, илле литрлысы да, хәттә ярты чынаяк сыешлысы да үз урынын алган иде. Самоварлар да гүя бер-берсе белән серләште, үткәннәрен искә төшереп моңланып, сагышланып та, әле онытып бетермәгәннәр икән дип, шатлык­ларыннан көйләделәр, җырладылар.
Бәйрәмне изге Коръән аятьләре белән Вәрис абый Гайнуллин башлап җибәрде, Һиҗри календарь буенча 1445 ел белән дә авылдашларны котлап, хәер-фатыйхасын бирде. Биюче кызларыбыз тамашачыларга самовар белән матур бию, җырлар бүләк итте.

Чәй өстәленең матурлыгы һәм бизәге – ул самовар. Ул элек-электән өйне бизәп торган. Самоварның тарихы да бик кызыклы икән, аның төрләре дә бик күп. Алар белән безне Күгәй авылында туып үскән, Казан шәһәре музей комплексы фондларының баш саклаучысы, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Индүсә Минһаҗева таныштырды. «Кеше үз милләтенең тарихын, гореф-гадәтләрен, йолаларын белергә тиеш. Мондый чаралар яшь буынның милли рухы үсешенә йогынты ясамый калмый,» – диде ул.

Ә инде озак еллар авылыбызның шәфкать туташы булып эшләгән Илсөя Гайнуллина чәйнең файдалы үзлекләре белән таныштырып, киңәшләрен бирде, Гүзәл Гыйләҗева чәй пешерү серләре белән бүлеште.
Ул арада самоварлар да кайнап өлгерде, өстәлгә куелган тәм-томнар да, пылау, шурпа пешеп чыкты. Бал һәм хуш исле самовар чәе белән чөкердәшеп сыйланганнан соң, командаларга бүленеп ярышларда балалар да, өлкәннәр дә күңел ачты. Бәйрәмнең иганәчеләре Фәндияр Габделхәев, Әхмәдуллиннар, Минһаҗевлар гаиләсе балаларны төрледән-төрле бүләкләре белән сөендерде.
Менә шулай, җылы очрашуыбыз бер мизгел кебек узды да китте. Киләчәктә дә сау-сәламәт булып очрашулар, кү­решүләр насыйп булсын. Чыгыш ясаган урам­дашларга, кайткан кунакларга, бәйрәмне үткәрүдә көче кергән барлык авылдашларга зур рәхмәтебезне белдерәбез.

Рәмзия Заһидуллина,
Күгәй мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев