Күгәйдә Славян язуын булдыручыларны искә алдылар
Һәр халыкның үз тарихы, үз язмышы, үз рухи мирасы бар. Әмма күп кенә славян халыкларын берләштергән уртак байлык – аларның язуы, әлифбасы бар. Бу язуның барлыкка килүе изге Кирилл һәм Мефодий исемнәре белән бәйле.
Аларның фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә славян халкы «кириллица»га нигезләнгән әлифбага ия булды. Бу исә халыкка:
- язарга өйрәнергә,
- белем алырга,
- туган телендә изге китапларны укырга,
мөмкинлекләр бирде.
24 май (яңа стиль буенча) – Славян язуын булдыручыларны искә алу көне. Бу көнне дөньяның күп кенә илләрендә, шул исәптән Россиядә дә, славян мәдәниятенә дан җырлана, рәхмәт сүзләре әйтелә.
Күгәй авылында да Славян язуын булдыручыларны искә алу көне уңаеннан кызыклы чара узды.
Китапханәдә оештырылган махсус китап күргәзмәсенә килүчеләр:
- хат язу тарихы,
- рус китапчылыгы,
- борынгы Русьтан бүгенге көнгә кадәр китапханәләрнең үсеш юлы,
- славян язуының сәнгати бизәлеше,
кебек кызыклы мәгълүматлар белән таныша алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев