Күгәйдә «Минем яраткан әкият батыры» дигән рәсем бәйгесе оештырдылар
Халык авыз иҗаты әсәрләреннән балаларга иң якын һәм алар ярата торганы – әкиятләр. Халык әкиятләре бала тәрбияләүдә бай материал булып исәпләнә.
Халык авыз иҗаты әсәрләреннән балаларга иң якын һәм алар ярата торганы – әкиятләр. Халык әкиятләре бала тәрбияләүдә бай материал булып исәпләнә.
– Безнең мәдәният йортында «Минем яраткан әкият батыры» дигән рәсем конкурсы узды. Балалар татар халык әкиятләреннән үзләре яраткан әкият батырларын сүрәтләделәр, – дип язалар Күгәй мәдәният йорты ВК сәхифәсендә.
Конкурс балаларда татар халык әкиятләренә кызыксыну уяту, аларның рухи дөньясын баету, сәнгатьле итеп рәсем ясарга өйрәтү максатларын күздә тотты.
Бәйгедә катнашучылар үзләренең сәнгать осталыгын күрсәттеләр. Балалар рәсемнәрендә:
- Шүрәле,
- Су анасы,
- Батыр,
- Әкияттәге хайваннар (юләр төлке, куян, аю, бүре)
һәм башка геройлар урын алды.
Җиңүчеләргә бүләкләр һәм грамоталар тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев