Күгәйдә «Карга боткасы»: балалар борынгы традицияләр белән танышкан
Борын-борын заманда кешеләр язның ни өчен булуын белмәгәннәр, ди. Алар язны кара каргалар алып килә, дип уйлаганнар. Шуның өчен, каргалар килү хөрмәтенә бәйрәм ясый торган булганнар.
Аны «Карга боткасы» дип атаганнар. Бу бәйрәм халкыбызның табигатькә ихтирамын, яңарыштан өмет көтүен чагылдырган.
Быел да Күгәй мәдәният йортында, мәктәп һәм китапханә белән берлектә «Карга боткасы» фольклор бәйрәме үткәргәннәр. Чараның төп максаты – яшь буынга халкыбызның борынгы гореф-гадәтләрен, милли йолаларын таныту, аларны саклап калу һәм киләчәк буыннарга җиткерү.
Бәйрәм башында балаларны бу бәйрәмнең тарихы, гореф-гадәтләре һәм йолалары белән таныштырганнар. Алар карга боткасының килеп чыгышы, борынгы төрки кабиләләрнең язгы йолалары, яңа елны каршы алу традицияләре белән танышкан.
Бәйрәмгә Яз кызы – «Нәүрүзбикә» дә кунакка килгән. Ул балаларга язгы табигатьнең матурлыгын, кояшның җылылыгын, яңа уңышка өметләрне искәрткән. Нәүрүзбикә белән балалар татар халкының җырлы-биюле түгәрәк уеннарында, милли ярышларда катнашкан. Алар «Ак тирәк, кук тирәк», «Кәрия-Зәкәрия», «Түбәтәй» кебек халык уеннарын уйнаган, көч сынашкан, йөгергән.
Бәйрәмнең иң тәмле өлеше – карга боткасы һәм коймак белән сыйлану булган. Һәр килгән кунак карга боткасыннан, тәмле коймактан, хуш исле чәйдән авыз иткән. Ботканы барлык катнашучыларга зур казанда пешергәннәр. Бу гамәл күптәнге борынгы традиция – бердәмлек, дуслык һәм үзара ярдәмчелек символы булып тора.
- Ата-бабаларыбызның рухи байлыгы булган гореф-гадәтләр, йолалар буыннан-буынга күчсеннәр. Бәйрәмнәребез мөбарәк, табыннарыбыз түгәрәк булсын! Киләсе елга кадәр сау-сәламәт, иман-тынычлыкта яшәргә насыйп булсын! – дип сөйли Күгәй мәдәният йорты мөдире Алмаз Шәйхнуров.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев