Күгәй авылында катырылган боз мәйданчыгында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан хоккей ярышы уздыру күркәм традициягә әйләнде.
Быелгысы авыл яшьләре арасында дүрт командага бүленеп узды. Уен чын-чынлап бик киеренке барса да, тамашачылар, җанатарлар өчен күңелле иде.
Яшьләр арасында I урын яулаган – Айрат Гыйләҗев командасы күчмә хоккей кубогына ия булды, II урында – Рияз Гайнуллин командасы, III урынны Фәнил Ихсанов командасы яулады. IV урынны Харис Габделхәев командасы беркемгә дә бирмәде. Егетләргә авыл җирлеге белән мәдәният йорты әзерләгән бүләкләр тапшырылды.
Афәрин!
Нет комментариев