Күгәйдә – чын хоккей бәйрәме: Танай егетләре янәдән беренче
Узган шимбәдә районыбызның Күгәй авылында чын спорт бәйрәме узды.
Салкынча һава торышына карамастан, авылның боз мәйданчыгы иртәдән үк җанланды: бирегә дүрт авыл командасы һәм күпсанлы җанатарлар җыелды. Мәйданчыкта чын бәйрәм рухы хөкемсөрде.
Боз өстендә исә кызу көрәш барды. Уеннар киеренке, мавыктыргыч һәм эмоцияләргә бай булды. Җитез һөҗүмнәр, төгәл паслар, капкачыларның батыр саклаулары – һәр мизгел тамашачыларны дулкынландырды. Бер генә команда да җиңел генә бирешмәде.
Аеруча Татар Танае егетләре осталык һәм бердәмлек үрнәге күрсәтте. Алар һәр уенны ышанычлы үткәреп, лаеклы рәвештә чемпион исемен яулады.
– Уенга җитди әзерләндек. Командабыз дус һәм тату. Бер-беребезгә ышангач, бозда барысы да җайлы бара, — дип билгеләп үтте команда капитаны Ранил Уразов.
Икенче урынны алган Мулла Иле хоккейчылары да көчле уен күрсәтте.
– Җиңү генә түгел, катнашу үзе зур шатлык. Мондый очрашулар безне тагын да берләштерә, — ди алар.
Хуҗа авыл – Күгәй командасы өченче урынга чыкты. Җанатарлар аларны аеруча кайнар алкышларга күмде.
Турнир барышында без Күгәй авыл җирлеге башлыгы Фәния Хисаметдинова белән дә сөйләштек.
– Мондый спорт чаралары безнең авыл тормышында зур урын тота. Хоккей турниры ел саен кешеләрне берләштерә: яшьләр дә, өлкәннәр дә килә, бергәләп җан ата. Спорт – ул сәламәтлек кенә түгел, ә дуслык, аралашу, бердәмлек тә. Егетләребез белән чын күңелдән горурланам. Алар салкынга карамыйча матур уен күрсәтте. Алдагы елларда да бу традицияне дәвам итәргә ниятлибез, – диде ул.
Зәмһәрир кышкы салкын көн булуга карамастан, боз өстендә дәрт һәм көч ташып торды. Катнашучылар гадел һәм кызыклы уен күрсәтте, җанатарлар исә аларга көч бирде.
Күгәйдәге хоккей бәйрәме тагын бер кат исбатлады: спорт авылларны берләштерә, кешеләрне якынайта һәм сәламәт яшәү рәвешенә этәрә. Димәк, алда безне тагын да күбрәк матур очрашулар һәм яңадан-яңа җиңүләр көтә.
ТУРНИР НӘТИҖӘЛӘРЕ:
I урын – Татар Танае
II урын – Мулла Иле
III урын – Күгәй, Бакырчы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев