Күгәй мәдәният йортында — шашка һәм шахмат буенча бәйге узды
***
- Мәдәният йортында шашка һәм шахмат буенча кызыклы ярыш булды. Бу чарада балалар да, яшьләр дә, өлкәннәр дә зур теләк белән катнашты. Уеннар чын көрәш рухында үтте: катнашучылар һәр адымны алдан уйлап, зур осталык һәм җитдилек күрсәтте. Шатлыклы мизгелләр бәйге ахырында да дәвам итте — җиңүчеләргә һәм барлык катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Бәйгедә катнашкан һәркемгә олы рәхмәтебезне җиткерәбез! Сез — булдырасыз, – дип яза Күгәй мәдәният йорты мөдире Алмаз Шәйхнуров.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев