Күгәй авылында сызыклы биюләр дәвам итә
Күгәй авылында сызыклы биюләр зур кызыксыну белән уза.
Билгеле, сызыклы бию урта һәм өлкән яшьтәге кешеләр өчен аеруча мөһим. Ул хәрәкәтне, координацияне яхшырта, йөрәк-кан тамырларын ныгыта, буыннарны эшләтә, организмны тонус халәтендә тотарга ярдәм итә. Шуңа күрә авылның өлкән буын вәкилләре бу дәресләрне зур теләк белән кабул итәләр.
Бу юлы чарадан балалар да читтә калмады. Алар да бик теләп сызыклы биюгә кушылып, өлкәннәр белән бергә рәхәтләнеп биеделәр. Бу исә төрле буын вәкилләрен берләштергән матур очрашуга әверелде. Балаларның йөзләрендәге шатлык, күзләрендәге ялкын, аларның спортка, хәрәкәткә, сәламәт яшәү рәвешенә булган мәхәббәтен күрсәтте.
«Хәрәкәттә бәрәкәт, тәнгә керә көч һәм дәрт», – дигән сүзләр нәкъ менә мондый очрашуларга туры килә. Сызыклы бию дәресләре кешеләргә физик активлык кына түгел, ә аралашу, яңа дуслыклар, күтәренке кәеф бүләк итә. Һәр хәрәкәт тәнгә көч өсти, күңелгә шатлык алып килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев