Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Күгәй авылында спорт, дуслык һәм сәламәтлек бәйрәме узды

Яшел Үзән районының мәдәният-спорт тормышында тагын бер күркәм вакыйга булып узды. Күгәй авылында «Күңелле эстафеталар» исемле спорт программасы балалар өчен чын бәйрәмгә әверелде. Чарада мәктәп яшендәге балалар, каникулдагы укучылар, шулай ук аларның тәрбиячеләре катнашты.

Яшел Үзән районының мәдәният-спорт тормышында тагын бер күркәм вакыйга булып узды. Күгәй авылында «Күңелле эстафеталар» исемле спорт программасы балалар өчен чын бәйрәмгә әверелде. Чарада мәктәп яшендәге балалар, каникулдагы укучылар, шулай ук аларның тәрбиячеләре катнашты.

Программа бик бай һәм кызыклы итеп төзелгән иде. Командаларга төрле кыенлыктагы эстафеталар, йөгерү, урыннан сикерү, туп белән уеннар, боҗра белән күнегүләр, шулай ук күңел ачу, тапкырлык һәм җитезлек таләп иткән кызыклы конкурслар тәкъдим ителде. Балалар үз көчләрен, осталыкларын, шулай ук командада эшли белү сәләтләрен күрсәтә алдылар.

Әмма бу көнне, бары тик ярышлар гына түгел, ә сәламәт яшәү рәвеше турында мөһим әңгәмә дә булды. Оештыручылар балаларга ни өчен яшьтән үк физик культура белән шөгыльләнергә, көн саен чыныгырга, дөрес тукланырга, шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәргә кирәклеген аңлаттылар. Балалар да үз чиратларында спортның алар өчен нинди әһәмияткә ия булуы турында фикерләре белән уртаклаштылар.

Чара ахырында командаларга истәлекле күчтәнәчләр, ә иң мөһиме – күтәренке кәеф, онытылмас тәэсирләр бүләк ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев