Күгәй авылында Морза урамы зиратын төзекләндерә башладылар
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Күгәй авылында Морза урамы зиратын төзекләндерә башладылар

Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән, Морза урамы зиратын төзекләндерү эшен башлап җибәрдек, шөкер!

– Бүгенге өмәдә зур эш башкарылды: баганалар өчен чокырлар казып, аларны утыртып чыктык. Алга таба, Аллаһ теләсә, бетон алып кайтып, багана төпләрен катырып чыгарга планлаштырабыз.

Бу изге эштә катнашкан, үзенең вакытын һәм көчен кызганмаган барча авылдашларыбызга зур рәхмәтебезне белдерәбез! Сезнең ярдәм белән авылыбыз тагын да күркәмләнә. 

Аллаһы Тәгалә кылган изгелекләрегезне кабул итсен!, – дип язалар «Подслушано в Кугеево» ВК төркемендә.


Нет комментариев