Табигать — бетмәс-төкәнмәс иҗат һәм илһам чыганагы.
Күгәй авылында балалар белән табигый материаллардан кул эше күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмә «Көзге фантазия» дип аталды. Аның максаты — балаларда табигатькә мәхәббәт тәрбияләү, күзәтүчәнлекне, фантазияне, иҗади сәләтне һәм кул эшләре күнекмәләрен үстерү, көзнең байлыгын күрә белү.
Балалар күргәзмәдә бик теләп катнашты. Алар табигый материаллар җыйды, аларны эшкәртте һәм үз фантазияләренә таянып төрле кул эшләре ясады. Кайбер балалар яфраклардан картиналар һәм панно, кайберләре яшелчәләрдән кешеләр, хайваннар һәм әкият геройларын ясады, ә кайберләре чәчәкләрдән, орлыклардан һәм ботакчыклардан матур композицияләр төзеде.
Һәр эш үзенчәлекле һәм кабатланмас булып чыкты. Балалар бер-берсенә ярдәм итте, идеяләре белән уртаклашты һәм үз эшләренең нәтиҗәсен горурлык белән күрсәтте.
Мондый чаралар балаларга көзнең матурлыгын күрергә, табигый материалларның кадерен белергә һәм үз куллары белән гаҗәеп әйберләр ясарга өйрәтә.
Нет комментариев