Күгәй авылында «Без коррупциягә каршы» дигән мәгълүмат сәгате узды
Күгәй авылында коррупциягә каршы көрәшкә багышланган «Без коррупциягә каршы» дигән мәгълүмат сәгате үткәрелде. Чараның төп максаты – балаларда коррупциягә карата тискәре мөнәсәбәт формалаштыру, законлылык һәм хокукый мәдәният темаларын күтәрү иде.
Чара барышында балаларга коррупциягә каршы көрәш өлкәсендәге статистика, коррупциянең дәүләт һәм җәмгыять өчен куркыныч нәтиҗәләре турында мәгълүмат бирелде. Аерым игътибар коррупция күренешләрен кисәтү, ачыклау һәм булдырмау чараларына юнәлтелде.
Чара ахырында барлык катнашучыларга визуаль материаллар, иң мөһим контакт номерлары һәм коррупция фактлары буенча ничек хәбәр итү юллары күрсәтелгән «Коррупцияне туктат!» дигән буклетлар таратылды.
Мондый чаралар яшь буында гражданлык җаваплылыгын тәрбияләү, коррупциягә каршы актив тормыш позициясе булдыру өчен мөһим роль уйный.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев