Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Күгәй авылында балалар өчен «Ягымлы сүзләр иленә сәяхәт» дип исемләнгән танып белү программасы үткәрелде

Чараның төп максаты – балаларда әдәплелек, игелеклелек сыйфатлары тәрбияләү, туган телгә мәхәббәт уяту һәм көндәлек тормышта ягымлы сүзләр куллануның әһәмиятен аңлату иде.

Кызыклы сәяхәт барышында балалар «Әдәплелек иленә», «Туган тел», «Яхшы сүзләр», «Хәрефләрдән иртән әйтелә торган ягымлы сүзләр» тукталышларында булдылар. Һәр тукталышта алар төрле биремнәр үтәделәр, әдәпле сүзләрне искә төшерделәр, бер-берсенә матур теләкләр әйттеләр һәм туган телебезнең байлыгы турында фикер алыштылар.

Балалар яхшы сүзнең кешегә шатлык бүләк итүен, күңелне күтәрүен һәм дуслыкны ныгытуын аңладылар. Ягымлы сүзләр әйтү – ул әдәплелекнең генә түгел, кешелеклелекнең дә күркәм билгесе. Бер җылы сүз кешегә яшәргә көч бирә, аның кәефен күтәрә һәм тирә-юньдәгеләргә яхшылык өләшә.

Чара балаларда үзара ихтирам, игътибарлылык һәм мәрхәмәтлелек сыйфатларын үстерүгә ярдәм итте. Очрашу азагында катнашучылар һәрвакыт бер-берсенә ягымлы сүзләр генә әйтергә, ярдәмчел һәм ихтирамлы булырга кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр. Чөнки яхшы сүз – күңелләрне якынайта торган иң кадерле бүләкләрнең берсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев