Күгәй авылында балалар өчен «Әй, уйныйбыз, уйныйбыз» күңел ачу программасын оештырдылар
Җәйге каникул көннәре — балалар өчен иң күңелле, иң ямьле чор. Нәкъ менә шушы матур көннәрнең берсендә Күгәй авылы балалары онытылмас бәйрәмдә булдылар. Авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре алар өчен «Әй, уйныйбыз, уйныйбыз» дигән күңел ачу программасы әзерләгән иде.
Балалар бөтен буш вакытларын уенга багышлый, ярышларда катнашырга, күп итеп уңай эмоцияләр алырга ярата. Ә хәрәкәтчән уеннар белән күңел ачу, аеруча җәй көне ачык һавада, бик файдалы. Бу балаларның физик үсешенә, сәламәтлекләрен ныгытуга ярдәм итә, аларга шатлык бүләк итә.
Кичә бик күңелле, шау-шулы һәм истә калырлык булды. Балалар күп кенә уеннар, яңа конкурслар белән танышты, дуслары белән бергә көлеп, шатланып вакыт үткәрде. Оештыручылар балаларны актив ял итүгә, сәламәт яшәү рәвешенә өндәүне максат итеп куйганнар.
Мондый чаралар балаларның ял итүен генә тәэмин итми, аларда иҗади сәләтләрне, командада эшли белүне, танып-белү активлыгын үстерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев