Чишмә һәм авыл төшенчәләре борынгыдан ук бер-берсе белән тыгыз бәйләнгән.
Чишмәсез авыл тормышын күз алдына китерү дә кыен.
Элек-электән кешеләр чишмә суларын эчкән, аннан көнкүрештә файдаланган, чишмә янына ял итәргә һәм сөйләшергә җыелган. Чишмә халык өчен су чыганагы гына түгел, ә авылның кадерле, изге урыннарының берсе булган.
Кеше чишмәгә һәрвакыт зур хөрмәт белән караган. Аның суын эчеп хәл алган, сихәтләнгән, чишмә тирәсен чиста тотарга тырышкан. Күп кенә авылларда «Изгеләр чишмәсе» дип аталган чишмәләр булган. Алар турында төрле риваятьләр, истәлекләр буыннан-буынга күчеп килгән. Чишмәләрнең һәрберсенең үз тарихы, үз исеме, үзенә генә хас сере булган.
Безнең якларда да үз тарихлары белән кызыклы булган чишмәләр аз түгел.
Аларның исемнәре дә үзенчәлекле: «Алан башы чишмәсе», «Бүре базы чишмәсе», «Солтан казак чишмәсе» һәм башка чишмәләр. Һәр исем артында авыл тарихы, халык хәтере һәм табигать белән бәйле берәр вакыйга ята.
.jpg)
Туган як табигатенең матурлыгын өйрәнү, чишмәләрнең тарихы белән танышу һәм аларга сакчыл караш тәрбияләү максатыннан Күгәй авылында «Алан башы чишмәсе»нә экологик сәяхәт оештырдылар.
Алан башы чишмәсе — Алан башы урманының үзәгендә урнашкан табигатьнең матур бүләге. Чишмә үзенең саф, салкын суы һәм тирә-якның гүзәл табигате белән үзенә җәлеп итә. Ул урман куеныннан башланып, үзенең көмештәй саф суларын тирә-якка тарата.
– Чишмәгә бару юлы да безнең өчен зур кызыксыну уятты. Көзге урман безне гаҗәеп матур күренешләре белән каршы алды. Алтынсу, сары һәм кызгылт яфраклар белән бизәлгән агачлар, аяк астында яткан яфрак келәме, саф урман һавасы сәяхәтебезгә аерым ямь өстәде. Табигатьнең көзге төсләренә сокланып, туган ягыбызның матурлыгын тагын бер кат күрдек, – дип сөйли күгәйлеләр.
.jpg)
Сәяхәт барышында авыл халкы «Алан башы чишмәсе»нең тарихы белән танышты, аның исеме каян килеп чыкканын белде, чишмәнең табигать белән тыгыз бәйләнешен аңлады һәм аның кешеләр тормышындагы әһәмияте турында сөйләште.
Экологик сәяхәтнең төп максаты — матур табигатьне күреп соклану белән генә чикләнмичә, аны саклау кирәклеген аңлау.
– Чишмә — безгә табигатьтән калган кыйммәтле мирас. Аның сафлыгын саклау, тирә-як территориясен чиста тоту, чүп-чар калдырмау — һәр кешенең изге бурычы, – дип белдерде Күгәй мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Рәмзия Заһидуллина, – Сәяхәтебезне тагын да истәлекле итү өчен без көзге урманга шигъри тәлгәшләребезне бүләк иттек. Табигатьнең матурлыгын шигырь юлларына салып, туган якка, урманга, чишмәгә булган хисләребезне җиткерергә тырыштык. Бу сәяхәт безгә табигатьнең матурлыгын күрергә, аны тоярга һәм кадерләргә өйрәтте. Чишмә янында һәркем үзенең туган җире белән горурлану хисен кичерде.
Табигатьне саклау — бүгенге көннең генә түгел, киләчәк буыннарның да бурычы. Чишмәләрне сакласак, урманнарны чиста тотсак, туган ягыбызның табигый байлыкларына хөрмәт белән карасак, киләчәктә дә балаларыбыз һәм оныкларыбыз саф чишмә суын эчеп, матур табигатькә соклана алырлар.
Нет комментариев