Косякау авылында да халык Бөек Ватан сугышында катнашучылар истәлегенә салынган һәйкәл янына җыелды
Бөек Җиңүнең 81 еллыгын зурлап каршылау тантаналы чаралары һәр җирлектә, һәр авылда уза. Зурлыгына-кечкенәлегенә карамастан. Чөнки, бу билгеләнми кала торган бәйрәм түгел.
Районыбызның Косякау авылында да халык Бөек Ватан сугышында катнашучылар истәлегенә салынган һәйкәл янына җыелды. Тантананы Норлат җирлеге башлыгы Илдус Саттаров ачты.
Митингта катнашучылар илебезне фашистлардан саклауда катнашкан һәм башларын салган авылдашларына тирән ихтирам һәм рәхмәт йөзеннән мемориаль диварга чәчәкләр салды.
Халыкның батырлыгы турындагы истәлек йөрәкләрдә яши һәм буыннан-буынга тапшырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев