Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Корбан бәйрәме – изгелек, бердәмлек һәм мәрхәмәт чагылышы: Бишнәдә «Корбан ашы» мәҗелесе узды

Корбан бәйрәме – ислам дөньясында иң олы, иң мөбарәк бәйрәмнәрнең берсе. Бу изге көннәрдә дин кардәшләребез тирә-юньдәгеләр белән бәйрәм сөенечен бүлешергә ашыга. Корбан бәйрәме – гөнаһларның ярлыкануына өмет итү, үзеңә һәм әйләнә-тирәдәгеләреңә, фәкыйрьләргә, ятимнәргә, мохтаҗларга шатлык бүләк итү көне буларак кадерле.

Быел да Бишнә авылының изге Аллаһ йортында бәйрәм рухы аеруча күтәренке иде. Мәчеттә иртәнге намаздан соң Корбан гаете хөрмәтенә матур һәм күркәм «Корбан ашы» мәҗлесе узды. Бу изге мәҗлес мәчеткә йөрүче ханымнар тарафыннан оештырылды. Алар зур тырышлык, мәхәббәт һәм ихлас ният белән табын әзерләделәр, кунакларны каршы алдылар, игелекле сүзләр һәм догалар белән бәйрәмчеләрнең күңелләрен күтәрделәр.

Өстәлләр төрле милли ризыклар, пәрәмәч, чәк-чәк, бәлеш, коймак, ерактан килгән кунаклар өчен махсус корбан итеннән ашлар белән бай иде. Табын янында өлкәннәр бергә җыелып, дин, туганлык, татулык турында күңелле әңгәмәләр кордылар. 

Мәҗлес барышында дин әһелләре Корбан бәйрәменең мәгънәсе, изге гамәлләрнең әһәмияте, кешеләр арасында татулык, ярдәмчеллек һәм мәрхәмәтлелек турында вәгазь сөйләделәр. Ханымнарның оештыручанлыгы, кунакчыллыгы һәм сабырлыгы аерым игътибарга лаек.

Очрашу ахырында барлык катнашучылар Аллаһ Тәгаләдән иминлек, саулык, тынычлык, күңелләргә иман нуры, йортларга бәрәкәт сорап дога кылдылар. Бу бәйрәм һәркемнең күңелендә якты, изге хатирәләр калдырды, дуслык мөнәсәбәтләрен ныгытты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев